Татарстан халкының июль ахырында өстәмә ял көне булачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
ТР Президентының «2020 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» №УП-265 Указы нигезендә, 2020 нче елның 31 нче июле-Корбан бәйрәмен үткәрүгә багышлангн эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, эш көне яки эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә, дип билгеләп үттеләр.
Шулай итеп, 31 июль-ял көне. 30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".