Татарстанга давыл якынлаша

-- Лейла

10 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кыска вакытлы җил белән 18-23 метрга кадәр яшенле яңгыр көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Казанда яшенле яңгырлар иртән һәм көндез фаразлана, ә җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

Җомга көнне республика территориясендә кызу һава торышы саклана. Төнлә һаваның минималь температурасы 17дән 22 градуска кадәр, көндез температура 24-29 градуска кадәр күтәреләчәк, ә республика көнчыгышында һава 34 градуска кадәр төшәчәк.

 

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле