Кәләш туй банкеты вакытында вафат була

-- Лейла

Туйда Мәскәүнең бер ресторанында коточкыч фаҗига була. Кәләш тормышында иң мөһим көннәрнең берсе-соңгысы булды: 11 июльдә 25 яшьлек Мәскәү кызы туй банкеты вакытында вафат булды.

Кыз анафилактик шоктан үлә, дип хәбәр ителә. Кәләшкә ярдәм итү өчен, кунаклар аңа ашыгыч ярдәм чакырдылар. Әмма табиблар тырышлыгына карамастан, аны саклап кала алмаганнар.

Хәзерге вакытта фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Анафилактик шок яки анафилаксия-кичекмәстән типтагы аллергия реакциясе,аллерген кабат кертелгәндә организмның сизгерлеге кискен арта.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле