Казанда Кол Шәриф мәчете янында әдәпсез биюләр башкарган кызларның берсе гафу сорый [видео]

-- kadria

Кол Шәриф мәчете фонында тверк биегән ике кызның берсе гафу үтенде.

Ул социаль челтәргә мөселманнарны мыскыл итәргә теләмәвен белдергән роликны язып куйган.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Казанның социаль челтәрләрендә мәчет фонында биюче кызлар белән видеоролик пәйда булды. Күпләр аларның биюен әдәпсез дип тапкан, ә төшерү урыны туры килми.

«Ни өчен мәчет фонында шулай биергә?»;

«Мин мөселман кешесе һәм мәчет фонында мондый әйберләр ясарга рөхсәт итмим», — дип язган казанлылар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Казанның Вахитов районы прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү башлаган инде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле