Гөлназ Шәрипҗанованың ачуы чыккан: «Эт асраганчы бала тапкан булса, файдалы кеше булыр иде…»

-- kadria
//Татар Тудей// Татар бүген//

Гөлназ Шәрипҗанованың су коенырга зур этен алып килгән хатынга ачуы чыккан.

«Күптэн тугел су коенып кайттык. Барысы да балалары белән матур итеп ял итәләр. Берзаман килеп чыкты бер фифочка кырыенда зуууур, аю кебек эт. Атан башы сыман, аңладыгыз инде.
Әниләр балаларын ничек су кертә, ул да нәкь шулай, кутәреп алып кереп китте суга.
Эт асраганчы бала тапкан булса шул, бер файдалы кеше булыр иде😏
Балалар табыгыз!
Мин гомергә чыкмаган, курмәгән булыр идем Казаныбызнын матур җирләрен. Асылбикә белән мәш килдек бүген. Рәхмзт, балам😊🙏
Ә егетләребез авылда мәш киләлзр, сагындык инде 😘🙏»

Инстачылар төрле фикер йөртә:

«Дөрес фикер йөртмисез дип уйлыйм. Бәлки, ул балага уза алмыйдыр, бик теләсә дә бала таба алмыйдыр. Кешеләр бала сөйгэндэ ана Ходай Тәгалә бу бәхетне татырга насыйп итмидер. Ул бар юанычын шушы этне тәрбияләүгә бирәдер. Кешенең эчке халәтен тышкы кыяфәтенә карап кына фикерләп булмый. Кемгәдер балага узу һәм табу бик жиңел бирелсә дә, кемгәдер гомер буе теләсәләр дэ булмаска мөмкин. Ул бит кибеттэн сатып ала торган эйбер тугел, ә Аллах Тәгалә буләге!»

«Этне әллә нәрсәгә кургән кешеләрне аңламыйм, ишек алдында яшәтсеннэр, ә өйдә, диванда түгел инде».

Бәйле