Башкортстанда су коенучылар янына аю чыккан. Каян килгән?

-- kadria

Башкортстанның Кандракүлендә ял итүче туристлар коточкыч хәл турында сөйләде.

Туристлар сүзләренчә, күл яры буйлап кечкенә аю баласы белән ир йөри. Теләгән һәркем яшь ерткыч белән фотога төшәргә мөмкин. 40 градуслы эсседә аю баласы өчен яр буйлап йөрү чын сынауга әверелә. Башкортстаннан һәм Татарстаннан ял итәргә килгән туристлар бу аюны инде беренче генә тапкыр күрмәүләрен билгеләп үтә. Аю баласын яклап, урындагы хайваннар дөньясын яклаучылар да чыгыш ясады. Алар, чара күрүне сорап, компетентлы органнарга мөрәҗәгать итәргә җыена.

Фото: Кызыл Таң

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле