«Өч көн табибларны ашаттым һәм эчердем»: хастаханә эшчеләре әбинең үлүе турында туганына хәбәр итмәгәннәр

-- kadria

Яр Чаллыда яшәүче 5нче хастаханәгә зарланган, анда аңа әбисенең үлүе турында берничә көннән соң гына хәбәр иткәннәр.

Константин Усихин сүзләренә караганда, аның әбисен 17 июньдә хастаханәгә салганнар. Табиблар пациентның телефонын алганнар һәм аның белән элемтә бүтән булмаган. Көнгә ике тапкыр тапшырулар алып килергә рөхсәт иткәннәр.

Әбинең хәле турында туганнары белә алмаган, чөнки госпитальгә керү тыела, ә телефонны анда алмыйлар яки ташлыйлар. 29 июнь көнне ир-атка танышы шалтыратып, әбинең әле 24 июньдә үк вафат булуын хәбәр итә.

«Мин әйтәм, бу мөмкин түгел, чөнки мин беләм, ул хастаханәдә ята һәм мин аңа тапшырулар китерәм. Безгә табиблар шалтыратмады, — дип язды автор.

  • 26 июнь һәм 28 июньдә килдем, шулай ук әбигә су һәм ризык калдырып киттем. Хастаханә персоналына ничек шулай эшләргә була? Мин ашау китереп йөрүне дәвам итәм , ә алар хәтта шалтыратмадылар һәм хәбәр дә итмәделәр. Димәк, мин өч көн табибларны ашаттым һәм эчердем!».

Ир шулай ук госпитальдә аның туганы дәваланган микән дип кызыксына. Бәлки,  тик яткандыр һәм аңа игътибар итүче дә булмагандыр.

Ир үлем турындагы таныклыкта 24 июнь һәм 16.55 вакыт күрсәтелгән, дип аныклап үтте. Хатын-кызны 30 июньдә җирләгәннәр.

Чыгынак: Вечерняя Казань

Бәйле