Коронавирустан вакцина сынауларында катнашучыларга акча түләячәкләр

-- Лейла

Сеченовский университетындагы коронавирус вакцинасының клиник сынауларында катнашкан волонтерларга 100 мең сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә Интерфакс. Коронавируска каршы вакцина сынаган иреклеләрнең беренче төркеме клиникадан чыгарылган.

Ирекле ярдәмчеләр препаратны яхшы кичерделәр, дип сөйләде клиник өйрәнү үзәге җитәкчесе, баш тикшеренүче Елена Смолярчук.

Вакцинаны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге эшләгән.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле