Индива Әлфинә Әзһәмовага һәм аның улына бәйле имеш-мимешләргә нокта куя

-- Лейла

— Туйдан соң минем хакта төрле имеш-мимешләр күпкә китте. Барысына да нокта куяр вакыт җитте, — дип, газетабызга ачыктан-ачык тәүге әңгәмәсен бирде җырчы Indi VA.

— Сине җырчы Әлфинә Әзһәмованың улы, композитор Илмир Әзһәмовта кияүдә дип йөрделәр бит?

— Мине берәүләр Әлфинә Әзһәмованың кызы дип йөрде. Икенчеләре килене итте. Әмма Әлфинә апа белән ул чакта әйтелгән сүзләргә комментарий бирмәдек. Әлфинә Әзһәмова әнием дә, каенанам да түгел. Аны халык уйлап чыгарды. Төрле сораулар яудырганда, Әлфинә апа, уенга борып: “Әйе, ул кызым”, — дип җавап бирә иде. Менә шуннан китте. “Усал каенана булганга, Indi VA аннан качкан”, — дип тә сөйләделәр… Шуңа, җитәр, моңа нокта куярга кирәк, дип уйладык. Чөнки Илмирның гаиләсе бар, мин дә хәзер кияүдә. Илмир белән минем арада дуслык һәм уртак иҗадый эшчәнлек кенә иде. Әлфинә Әзһәмова һәрчак остазым булды. Бүген дә татар шоу-бизнесында ул — иң якын дустым!

— Indi VA, күпләр чын исемеңне белми.

— Моны да озак еллар сер итеп сакладым. Indi VA — псевдоним. Инди — һинд тавышлы һәм ВА — кыз фамилиямнең беренче иҗеге. Шулардан үземә сәхнә өчен яңа исем ясадым. Чын исемем — Регина.

Чыганак: Ирек Мәйданы

 

Бәйле