Озакламый принтердан чыккан ит булачак. Дөресме?

-- kadria

Русияда тиз туклану  KFC ресторанында 3D-принтерда басылган тавык пәйда булырга мөмкин. Гадәти булмаган ашамлыкны 3D Bioprinting Solutions компаниясенең бүлендек лабораториясе эшли.

«Ведомости» хәбәр иткәнчә, рестораннар менюсы ясалма наггетсларны төрлеләндерәчәк. Аларның нигезенә күзәнәк ите технологияләре буенча үстерелгән тавык ите, шулай ук үсемлек аксымнары катнашмасы керәчәк. Алар махсус биопринтерлар ярдәмендә бастырылачак, ә тәм табигый тавык итенә тиң булачак дип ышандыра белгечләр.

Әлегә азык-төлекне күпләп җитештерү турында сүз юк, әмма тәҗрибәле үрнәкләрне бу ел ахырында ук сынап карарга мөмкин булачак дип аныкладылар. Мондый наггетслар сатуга фастфуд рестораннарына кергәнче алар сертификация үтәргә тиеш.

Әмма табигый итне ясалма ит белән алыштырырга омтылуга карамастан, галимнәр киләчәктә хайван продуктлары кибет киштәләреннән юкка чыкмаячак дип ышана, чөнки аларның үсемлек алмаштыручылары кеше организмын кирәкле аксым белән тулысынча тәэмин итә һәм кешеләрнең физиологик ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.

Фото: news.myseldon.com

Чыганак: LIFE

 

Бәйле