Татарстанда коену рөхсәт ителгән бердәнбер пляж билгеле

-- Лейла

Татарстанның Түбән Кама районында Роспотребнадзор Красный Ключ поселогы янындагы пляжда коенырга рөхсәт иткән, бу хакта бүген ведомствода хәбәр иттеләр.

2020 елның маеннан бу пляжда Камадан 14 су пробасы һәм 4 ком пробасы алынган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча су микробиологик, санитар-химик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килә. Сайлап алынган ком пробалары радиацион куркынычсызлык нормаларына туры килә.

Шул ук вакытта җирле хакимиятләргә пляжда дистанциянең үтәлешен контрольдә тоту, Пляж инвентаре эшкәртү һәм ял итүчеләрнең шәхси гигиенасы өчен шартлар тудыру турында күрсәтмәләр бирелде.

Сүз уңаеннан, әлеге пляж-рәсми рәвештә су коенырга рөхсәт ителгән ТРда бердәнбер пляж.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле