Ләйлә Дәүләтова шатлыгы белән бүлешә

-- Лейла

 Танылган алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алган. Бу хакта ул инстаграм аша җиткерде.

«Сезнең белән шатлыгымны уртаклашам, дусларым! Татарстан Президенты Указы белән миңа Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән дәрәҗәле исем бирелде. Әлеге газетаны һәм Президент Указын бүген миңа 50дән артык кеше җибәрде! Шулкадәр кешенең минем өчен шатлануын күреп, мин дә шатландым. Башкаларның куанычына сөенә белү — һәркемнең дә кулыннан килми. Изге теләкләрегез һәм иҗатытымны яратуыгыз өчен, Алланың рәхмәте яусын сезгә!» – ди Ләйлә.

Бәйле