Азнакайда бер әбинең күзендәге ярасын анестезиясез теккәннәр?!

-- Лейла

Азнакайда яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә табибларның олы яшьтәге әнисенең күзендәге яраны анестезиядән башка гына тегүләре турында язган.  Татарстан прокуратурасы пенсионер хатынның күзендәге яраны анестезиядән башка гына теккәннәр дигән мәгълүматны тикшерә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов шул хакта хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге пабликларда Азнакайда яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгате чыккан. Ул өлкән яшьтәге әнисенең бакчада егылып, күзен җәрәхәтләве хакында сөйләгән. Әбине хастаханәгә алып киткәннәр һәм ярасын анестезиядән башка гына теккәннәр, дип яза.

Республика прокуратурасында белдерүләренчә, әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланачак, шулай ук медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя биреләчәк.

«Әлеге уңайдан прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк, гаепле затларга карата исә аларны закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тартуга бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк», — дип искәртте Рамил Әхмәтҗанов.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле