Ярдәм сорап ялварган кызга ул «Мин йөзә белмим!» дип җавап бирә

-- Лейла

Ярдәм сорап ялварган кызга ул «Мин йөзә белмим!» дип җавап биргән дә машинасына утырып китеп барган…

Нуриман районының Салдыбаш-Тамак авылында яшәгән 10 яшьлек Катя Столбова югалауы турында хәбәр иткән идек. Әлеге вакыйганың кайбер нечкәлекләре билгеле булды.

Гаиләнең якыннары кичәге көннең детальләрен барлый.

— Катя әтисе белән печән чабарга авылга кайткан. Әтисе печән чапкан, ә кыз туганы янына елгага киткән, апасы шунда балык тоткан. Кемдер суга егылып төшкән кебек сәер тавыш ишеткән. Әлеге урыннан ерак түгел генә машина торган, ул шофер янына ташлана, әмма тегесе «Йөзә белмим» дигән һәм китеп барган. Башка беркем дә булмаган, кызны беркем дә күрмәгән. Без инде йөз тапкыр әйләнә-тирәне урадык, бернинди эз дә юк. Яхшыга ышанасы килә, әмма өмет һәр минут саен кими, — ди Катяның абыйсы, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Хәзер эзтабарлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм водолазлар авыл янындагы территорияне һәм елганы иңлиләр. Беркем дә кызны тере һәм сәламәт күрү өметен югалтмый.

Бала ябык гәүдәле, коңгырт күзле, аксыл чәчле. Ак футболка, сары шорты кигән булган.

Кызның кайдалыгы турында берәр нәрсә белсәгез, кичекмәстән полициягә, яки 8(800)700-54-52 номеры буенча хәбәр итүегезне үтенәләр.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле