«Мәетләрне полиэтиленга төреп алып китәләр. Вазгыять апрель ае белән чагыштырганда катлаулырак»

-- Лейла

Башкортстандагы рәсми статистикага ышану авыр, республикада хастаханәләр тулы. Андагы катлаулы хәлләр турында Азатлыкка юрист Тимур Уразмәтов сөйләде.

Уфада яшәүче медицина хезмәткәрләре һәм иҗтимагый активистлар шәһәр хастаханәләренең шыгрым тулы булуын һәм үлемнәр саны кискен артуын хәбәр итә. Авыруларның күбесенә COVID-19 түгел, ә «идентификацияләнми торган пневмония» диагнозы куела һәм алар коронавирустан үлүчеләр һәм чирләүчеләрнең рәсми статистикасына эләкми. Медицина хезмәткәрләре бу коронавируслы авырулар белән эшләгән табибларга өстәмә акча түләмәсен өчен эшләнә дип саный.

Апрель аенда Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә (РКБ) табиблар, медицина хезмәткәрләре, пациентлар белән бергә коронавирус белән чирли дип ачык хат язган, медицина хезмәткәрләре хокуларын яклаучы Тимур Уразмәтов Азатлыкка бүгенге вазгыять апрель ае белән чагыштырганда катлаулырак дип сөйләде.

— Тимур әфәнде, бүген Башкорстанда коронавирус белән бәйле вазгыятьне ничек бәялисез?

Апрель аенда вирус хастаханәләрдә таралган булса, хәзер ул бөтен җирдә

— Хәзер хәлләр тагын да катлаулырак. Алга таба ничек булыр – белмим, әмма бу ай иң авырларның берсе. Дөрес, хәзер чирлеләрне дәвалауның бер методикасы да барлыкка килде. Әмма вирус нык таралды. Апрель аендагы хәлләр белән чагыштырсак, ул вакытта вирус хастаханәләрдә таралган булса, хәзер ул бөтен җирдә – кибеттә, пляжларда, барлык җәмәгать урыннарында. Әле бер офиста, әле икенчесендә вирус эләктерүчеләр табыла. Һәм бу зур ширкәт булмаска да мөмкин. Безне, халыкны, апрельдә өйләрдә бикләп тоттылар, ул вакытта вирусны эләктерү куркынычы ул кадәр зур түгел иде. Менә хәзер урамга агылган кешеләрне өйдә тотасы иде ул.

— 12 майда изоляция режимы туктатылмыйча июньгә кадәр озайтылган булса, хәлләр башкача булыр идеме?

— Ул чакта Башкортстанда, Уфада кертелгән режимны шикләнеп кабул иттем. Кәгазьдә булды ул режим. Сирәк очракта кешеләрне туктатып битлек кияргә сорадылар, штраф салдылар. Кәгазьдә булганы гамәлдә чагылмады. Режимны менә нәкъ аны туктаткан вакытта кертергә кирәк иде. Май урталарында моңа җитди карап, бөтен йөрүләр ябылган булса, хәерлерәк булыр иде. Кешеләрнең акылына, җаваплылыгына таяну – хата.

 

Кешеләрнең җаваплылыгы булыр иде ул, әмма бездә бит барысы да яхшы, барысы да контрольдә дип ышандырдылар. Пропаганда, кешеләр авырмый, кешеләр үлми, дип сөйләде. Башкортстанның сәламәтлек министры Максим Забелин да шуны кабатлады. Әмма проблемны эченнән беләбез, чынында кешеләр чирли. Минем танышлар арасында да гаиләләр белән чирләүчеләр бар, каядыр өч, каядыр 12 кеше чирли. Кемдер өйдә авырып ята, чөнки хастаханәдә урын юк. Өйдә ятучылар югары медицина ярдәмен дә, дәвалауны да ала алмый. Барысының да укол, систем ясатырга, дарулар алып эчәргә мөмкинлеге юк. Кайбер препаратлар хастаханәләрнең үзендә дә юк. Үз-үзеңне дәвалау да куркыныч. Вирус үпкәләргә үтеп кереп, зарар китерергә мөмкин. Аннары инде ярдәм күрсәтергә соң була.

— Хәзер Башкорстанда кешеләр күбрәк авырый дигән сүзне нинди мәгълүматка таянып әйтәсез?

— Мин медицина хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торам. Төрле шәһәр, районнардагы табиблар белән сөйләшәм. Уфадан күбрәк, әлбәттә. Һәр шалтыратуда «бездә коронавируска охшаган пневмония диагнозы белән чирләүчеләр күп, әйе, бездә мәетләрне полиэтиленга төреп алып китәләр» дип сөйлиләр.

— Нинди шәһәрләр, районнар турында сүз бара? Кайдан иң күп шалтырту аласыз?

— Салават, Стәрлетамак. Бәләбәйдән бик күп шалтыраталар. Сибай, Дәүләкән. Шушы яклардан иң күп шалтырату алам.

— Башкорстан һәм Татарстанда хакимиятнең статистикага мөнәсәбәте аерыламы?

Конституциягә тавыш бирү статистикага йогынты ясамаган дип күрсәтергә теләгәннәрдер

— Миңа аларны чагыштыру авыр, чөнки Татарстаннан каршылыклы мәгълүмат килә. Кемдер изоляция вакытында андагы чиргә каршы көрәш ысулларын мактый, таләп катырак булган дип әйтә. Икенче яктан, статистикага караганда, анда да шундый ук вазгыять дигән хис туа. Мин Башкортстанны Ханты-Манси бүлгесе белән чагыштырыр идем. Анда чирне ачыклау да, аны статисткага кертү дә күпкә ачыграк. Алардагы саннар обьектив. Минем анда таныш табиблар эшли. Аларның сүзләренә караганда, Роспотребнадзор инфекция эләктәргән кешеләрнең кем белән элемтәдә булганын ачыклый, аннары изоляция режимын үтәүне тикшерә. Көн саен аларга температураны тикшерүне сорап шалтыратылар, теркәп куялар, хәлләре турында сорашалар. Аларда бу систем җайга салынган. Әлбәттә, аларда Татарстан, Башкорстстан белән чагыштырганда саннар югары. Әмма бу саннар – реаль эш нәтиҗәсе. Тест ясауның да статистикасы бар. Аларда ул кимүгә таба бара. Минем уйлавымча, бездә Конституциягә тавыш бирү статистикага йогынты ясамады дип күрсәтергә теләгәннәрдер. Бу фараз гына. Менә хәзер саннар кабат арта башлады.

— Сезгә кем күбрәк ярдәм сорап шалтырата: медицина хезмәткәрләреме, әллә пациентлармы?

— Медицина хезмәткәрләре күбрәк. Әмма авыручылар да, туганнары коронавирустан үлгән икән, алар да мөрәҗәгать итә. Табиблар хезмәт хакын түләү, күп эшләү мәсьәләсе, хезмәт шартлары начар дип шалтырата. Пациентлар медицина ярдәмен ала алмыйбыз дип зарлана. Коронавирустан гына түгел, башка чирләр дә бар бит, кешеләр дәвалана алмый. Кемдер короновирус симптомнары белән ята, әмма аларга диагноз куелмый, компьютер томографиясе (КТ )ясата алмый. Ул компьютер томографиясе белән дә хәлләр авыр, кеше күп Уфада, томография аппаратлары ватыла. Техника да чыдый алмый. Берара Уфада бары тик ике хастаханәдә генә КТ ясатып була иде: РКБ белән 13нче шәһәр хастаханәсе. Калганнарында томографлар ватык булды. Хәзер барысы да эшли. Әмма тулы картинаны белмибез. Ул аппаратлар да бит техник яктан гел тикшерелеп торырга тиеш. Аның өчен шулай ук акча кирәк.

— Сезгә табиб, шәфкать туташлары юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән башка хокук яклаучылар белән дә аралашабыз, алар медицина хезмәткәрләре арасында бик санаулылары гына башлаган эшләрен азагына җиткерә дип әйтә. Сездә хәлләр ничек?

— Бу – авырткан мәсьәлә. Кешеләр шалтырата, ярдәм сорый, әмма үзләре берни эшләргә теләми. Документлар әзерлибез, сәламәтлек министрлыгына, хезмәт инспекцияләренә мөрәҗәгатьләр әзерләп бирәбез. Башта эшли башлыйлар да кебек, баш табибларына язалар. Аннары хәлләрен сорашып шалтыратасың да «Беләсезме, без берни эшләмәскә булдык, безгә басым булды» дип әйтәләр.

— Нидән курка алар?

— Эшсез калырбыз дип куркалар. Аннары беркая да урнаша алмабыз дип борчылалар. Дәүләт системы дәгъва итүчеләрдән бик оста яклана белә. Медицина хезмәткәрләре үзләре дә җитәкчелеккә нык бәйләнгән. Аларны теләсә кайсы вакытта кизүгә куя алалар, тоталар да теләсә кайсы районга җибәрәләр. Акчаны да тиешенчә түләмәскә мөмкиннәр, авыр шартларга куеп түзә алмаслык хәлгә җиткерә алалар. Яклану механизмы юк. Медицина оешмасында бәйсез профсоюз оештыра алсалар, азмы-күпме якланган булырлар иде. Без аларга аны аңлатабыз, эшне нидән башларга кирәклеген өйрәтәбез. Әмма кешеләр профсоюзларга ышанмый. Кулга ияләштерелгән профсоюзларны гына белә бит алар. Ә алар җитәкчелек, министрлык белән кулга-кул тотынышып эшли. Һәрбер кеше белән аерым эшләү авыр. Кешеләр аерым үзләренең хокуклары өчен көрәшергә әзер түгел. Мин берсен дә кыстамыйм, әмма «Альянс», «Действие» кебек берләшмәләр бар. Аларның эше күренә, табиблар мәнфәгатьләрен якларга тырышалар. Тәҗрибәле юристлары бар. Әмма алар эшләп китсен өчен медицина хезмәткәрләре үзләре үз оешамасын булдырырга тиеш. Бездә барысы да сөйләргә ярата. Шалтыраталар, сөйлиләр, зарланалар, мине психолог урынына күрәләр. Хәрәкәт итәргә кирәк дим. Әмма алар әзер түгел.

— Прокуратурага шикаять язучылар, эшне мәхкәмәгә җиткерүчеләр бармы?

— Аерым очраклар бар. Сүз тикшерү органнарына мөрәҗәгатьләр турында бара.

— Өстәмә хезмәт хакын ала алмаучы табиблар күпме?

Табиб авыруны дәвалый, аңа CIVID-19 урынына пневмония дип язалар. Нәтиҗәдә табиб акча алмый

— Бар. Без андыйларга ярдәм итә алдык. РКБ, башка хастаханәләрдә эшләүчеләр авыр хәлдә калган иде. Әмма ахыр чиктә алар үзләренә тиеш булган акчаны ала алды. Хәзер исә хәлләр начарланды. Табиблар, шәфкать туташлары эшли, каядыр алар озаграк хезмәт куя, өстәмә җаваплылык өстәлә, каядыр алар вируслы кешеләр белән аралашкан була. Әмма алар бит барысын да ачыклар өчен детектив бюросы түгел. Ничек ул чирне эләктерүне тикшереп була? Үзегез күрәсез, коронавирус икән, аны теркәмиләр. Табиб авыруны дәвалый, аңа COVID-19 дип язу урынына пневмония дип язалар. Нәтиҗәдә табиб акча алмый. Кешеләр белән әнә шундый ямьсез уен алып баралар. Эш шартлары да начар, әле түләмиләр дә.

— Табиблар үзләре акча сорамыймы, җитәкчеләр махсус тоткарлыймы? Ниндидер тенденция сизеләме?

— Күбесе миңа шалтырата да зарлана. Моны хәл итәрлек корал бар дим. Дәүләт хезмәте порталында теркәлергә, гариза язарга, хезмәт хакын сорап хәлне аңлатырга кирәк. Күпләр бу механизм эшли дип әйтте. Кемдер, юк, ди. Хезмәт хакын кысып калу очраклары күбрәк, әлбәттә. Май аенда өстәмә акча түләмиләр дип шалтыратучылар күп иде, хәзер кимеде. Мондый эштә федераль оешмаларны эшкә җәлеп итәргә кирәк. Акча бүленә, әмма урындагы җитәкчелек аларны ничек куллана – менә бу сорау караңгы.

— Профсоюзларга берләшүдән тыш бүген табибларга тагын ниләр киңәш итәр идегез?

— Юридик белем нигезләрен үзләштерергә кирәк. Аеруча Хезмәт кодексын өйрәнергә, җитәкче һәм ялланып эшләүче хезмәткәр арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиешлеген белүче аз. Кешеләр үз хокукларын белми. Хәзерге вакытта белем алу авыр түгел бит, интернетта барысы да бар. Юридик текстларны уку авыр икән, видероликны кабыз! Мәсәлән, Андрей Коновалов бик яхшы аңлата.

— Авыру яки чирне эләктершән кешеләргә нәрсәләр киңәш итәр идегез?

Хәзерге чорда аеруча аралашуны киметергә кирәк

— Әгәр дә зәхмәтне эләктермәгән икән, сакланырга. Узып китәр әле, эләкмәс әле дип уйлау дөрес түгел. Аңлыйм, җәй, ял итәсе килә. Мин дә кеше, минем дә су кереп кайтасым килә. Әмма уйламыйча эш итүнең нәтиҗәләре аянычлы булырга мөмкин. Сезне узып та китәр ул, әмма өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне уйлагыз. Туганнарыгы, якыннарыгыз бар бит. Хәзерге чорда аеруча аралашуны киметергә кирәк. Мөмкинлек бар икән, ял алыгыз, эшкә йөрмәгез. Битлектән йөрергә кирәк. Респиратор бар икән, бигрәк тә яхшы. Эсселек китәр, җиңелрәк булачак.

— Без барыбыз да апрель аенда РКБдагы хәлләрне күзәттек. Андагы вазгыять ничегрәк? Сезнең әнигез – табиб Римма Камалова курыкмыйча хәлләрне ачыктан-ачык сөйләгән иде. Аңа, башка табибларга нинди дә булса басым булдымы?

— Әни эшен дәвам итә. Бүген алар авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең нормаль шартларын тудырырга тырыша. Инде күпчелек авыручылар андый ярдәмне ала. Кешеләр бит чирләми тормый. Алар хастаханәгә ята икән, коронавирусны эләктермичә, югары медицина ярдәмен алып исән чыгарга тиеш. Проблемнар бар. Пандемия вакытында чирле кеше хастаханәгә эләгер, зәхмәтне таратыр дигән куркыныч бар. РКБда обсерватор эшли, пациентлар башта шунда тикшерелә.

Табибларга карата басым булмады. Хәзерге җитәкче Шамил Булатов, РКБның баш табибы булып билгеләнеп, авыр вакытта җаваплылыкны үз җилкәсенә алды. Анда бит проблем өстендә проблем. Ул ирләрчә бу йөкне тарта, хезмәткәрләре белән дә кешечә аралаша.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле