ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанның кайбер районнарында яшен, көчле яңгырлар һәм җил көчәю турында кисәтте.
Синоптикларның фаразлары буенча, республика территориясендә һәм Казанда 22 июль кичендә, төнлә һәм көндез 23 июльдә урыны белән кыска вакытлы яшен булуы көтелә, җил секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән көчле яңгыр явачак. 23 июльдә төнлә һәм иртән аерым районнарда томан вәгъдә итәләр.
Пәнҗешәмбе көнне республикада төнлә һаваның минималь температурасы 13тән 18 градуска кадәр, көндез максималь температура 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".