Элекке имамга мәктәп баласына өйләнгәне өчен колония хөкеме чыгарганнар?

-- kadria

20 апрельдә Рәсүл Салихов 4,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкем карарын йомшарткан.

Татарстанның Чирмешән районы Лашманка авылында элек имам булып торган Рәсүл Салиховны Татарстан югары мәхкәмәсе дүрт ел төрмәгә хөкем иткән. Чирмешән районы мәхкәмәсе 20 апрельдә чыгарган карарында аңа 4,5 ел төрмә һәм биш елга балалар белән эшләүне тыю җәзасы биргән булган. Имамның адвокаты бу карарны шикаять иткәннән соң, 3 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемне йомшартып, Салиховны колониягә дүрт елга җибәрергә, 3,5 елга балалар белән эшләүне тыярга дигән карар чыгарган. Бу хакта медиага 22 июльдә генә билгеле булды.

30 яшьлек Рәсүл Салихов Русия җинаять кодексының 134нче санлы “16 яшькә җитмәгән зат белән җенси яки башка төрле сексуаль сыйфаттагы гамәлләр кылу” маддәсе нигезендә гаепле дип табылган. Бер ел элек Салихов дин өйрәнү дәресләрендә танышкан 14 яшьлек кыз белән никахка кергән. Кызның ата-аналары моңа ризалыгын биргән. Ләкин кызга 16 яшь тулмаганлыктан, авыл советы бу никахны рәсмиләштерүдән баш тарткан. Соңрак Салиховка карата җинаять эше ачылды.

Танылган адвокат Руслан Нәгыев бу җинаять эше кысаларында зыян күрүче дип табылган кыз баланы һәм аның әнисенең мәнфәгатьләрен яклаган. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, элеккеге имамны кайсы колониягә озатачаклары әлегә билгеле түгел. Хәзергә ул Чистайда тикшерү изоляторында тотыла диде Нәгыев.
Адвокат сүзләренчә, кызның әнисенә дә җинаятьтә катнашуда гаеп белдерелгән булган, тикшерүче аны хәтта кулга алырга таләп иткән. Ләкин адвокат тырышлыгы белән мәхкәмә бу ханымга карата читкә китмәү шарты кую белән чикләнгән, ә соңрак аның өстеннән барлык гаепләр дә алынган. “Бу хәлләр гаиләгә начар тәэсир итте, кыз балага психологик зыян салынды, чөнки аларның өенә мәктәптән дә, опека оешмаларыннан да вәкилләр килделәр. Шулай да, гаиләне яклап булды”, диде Нәгыев.

Адвокат Салиховның җәзасы берникадәр киметелүен искәртте. “Аны авыр җинаятьтә гаепли иделәр – 14 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керүдә” дип аңлатты адвокат.
Русия Җинаять кодексына ярашлы, 12 яшьтән узган, ләкин 14 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен өч елдан алып 10 елга кадәр төрмә, 15 елга кадәр аерым бер төр шөгыльдән тыю, ике алга кадәр ирекне чикләү җәзасы яный.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте Салиховның рәсми рәвештә имам булмавын, мөфтият аттестациясен узмаганын белдерде.

 

 

Фото Азатлык Радиосы сайтыннан

Бәйле