Татарстанда 9 медицина хезмәткәре коронавирус корбаны булган. Бу хакта матбугат конференциясендә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Бездә хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренең үлем белән тәмамланган авыруының 9 очрагы теркәлгән», — диде Жаворонков.
Бөтен вакыт эчендә 247 медицина хезмәткәрендә коронавирус шикләнгән, 189 очракта диагноз расланган, тагын 54 буенча тикшерү дәвам итә.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".