Татарстанда ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

Киләсе ял көннәрендә һава торышын Татарстанда республика территориясенә килгән циклон билгеләячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Иртәгә, 25 июльдә, төбәктә һава шартлары тотрыксыз булачак. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яшенле яңгыр һәм көчәючән кыска вакытлы җил булуы ихтимал.

Якшәмбе, 26 июльдә, циклон йогынтысында аязучан болытлы һава торышы булуы көтелә. Яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк җил фаразлана.

Киләсе атнаның беренче көнендә, 27 июльдә, Татарстанда түбән атмосфера басымы йогынтысында кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +11дән +16 градуска кадәр көтелә. Көндез һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 28 июльдә генә, республикада һава торышын антициклон билгели башлаячак. Сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак. Көндез температура 22-27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологлар чәршәмбе, 28 июль көнне, төнлә югары атмосфера басымы йогынтысы сакланачак, дип фаразлый. Әмма көндез үк кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +23 градустан +28 градуска кадәр булачак.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле