Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid — 19 коронавирус инфекциясе алып кайткан ди

-- kadria

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу — республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Анапада ял иткән Лениногорск районы кешесе Татарстанга кайтты һәм яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән авырый башлады. Анда авыруның җиңелчә формасы күзәтелә», — диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанга әйләнеп кайткан туристларның хәле җәйге яллар дәвамында тикшереләчәк. Аңа кадәр ул читтә коронавирус йоктырып кайткан пациентлар саны артачагы хакында кисәткән иде.

«Татар-информ» агентлыгы республикада соңгы тәүлектә яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5372 очрагы теркәлгән.

 

 

Чыганак Татар-Информ сайты

Бәйле