КФУ профессоры карбыз һәм кавынны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде

-- Лейла

Будников сүзләренә караганда, гади кешегә нитратлар булу-булмавын карап кына билгеләп булмый.

Казанда кавын һәм карбыз сезоны әле башланмаган, тик кибетләрдә аларны мул итеп саталар. Химия институтының аналитик химия кафедрасы профессоры Герман Будников сайлап алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.

– Карбыз һәм кавыннарны сатып алу өчен иң кулай вакыт-август уртасы. Махсус билгеләнгән сату нокталарына өстенлек бирергә кирәк, тиешле документлар булуга, санитар-гигиена нормаларын үтәүгә игътибар итәргә кирәк, — диде Будников.

Профессор сүзләренчә, карбызның файдасы аның көчле сидек куу, үт ялкынсынуына каршы, температура төшерә торган,  һәм гомумкөчне ныгыта торган үзлекләргә ия. Карбызд булган тимер, калий, натрий, фосфор, магний тозлары кан әйләнеше, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системасы, эчке секреция бизләре эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый. Карбыз аз кан, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, бавыр авырулары, үт куыгының ташлары һәм сидек чыгару юллары вакытында дәвалауда кулланалар.

Ә кавынга килгәндә, ул шикәр, А (каротин), С (аскорбин кислотасы) һәм P витаминнары, фолий кислотасы, майлары, тимер тозлары, калий, натрий, клетчаткага бай.

  • Карбыз сайлаганда аның ничек «җырлавына» игътибар итәргә кирәк. . Моннан тыш, җимешнең өлгергәнлеген аның сабгын карап белеп була. Алар коры булырга тиеш. Дөрес саклау һәм температура булганда яхшы карбыз декабрьгә кадәр сакланырга мөмкин, — дип өстәде профессор.
Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле