Рөстәм Миңнеханов Зөлфәт Хәкимгә Татарстанның халык язучысы исеме бирде

-- kadria

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, язучы Зөлфәт Хәкимгә (Хәкимхановка) Татарстанның халык язучысы исемен бирде. Тиешле указ республика Президенты сайтында урнаштырылган.

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә», — диелә документта.

Исегезгә төшерәбез, язучы Зөлфәт Зөфәр улы 11 августта 60 яшьлек юбилеен үткәрә

 

 

Чыганак: Бизнес Online сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий