Татар милләте бетүенә ничә ел калды? [таймер куелган]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Интернетта татар милләтенең «инкыйразы»на кадәр калган вакытны күрсәтүче сайт эшләп китте. Таймер буенча, бүгенге көндә «инкыйраз»га кадәр 83 ел калган.

Сайт Казанның «Теория» креатив агентлыгы тарафыннан әзерләнде. 2020 елның 25 июленә татар милләтенең «инкыйразына», ягъни бетүенә кадәр 83 ел да, 5 ай калган. Әлеге саннарны Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» («Исчезновение через 200 лет») әсәре нигезендә билгелиләр.

Исхакыйның шушы антиутопиясе 1903 елда языла. Автор соңгы татар кешесенең Казанда 2103 елда үлүен сурәтли. Мондый фаҗиганең төп сәбәпләре арасында Исхакый татарларның заман белән бергә атларга теләмәвен, консерватизмын атый.

2010 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 8 ел эчендә (2002-2010) Россия Федерациясендә татарлар саны 200 меңнән артык кешегә кимегән, ә татар телен белүчеләр саны 1 млн. га кимегән.

 

 

Чыганак:idel.realii

Бәйле