Бала табу йортыннан яңа туган баланы урлаганнар

-- Лейла

Тикшерүчеләр  Ростов өлкәсе хастаханәсенең бала табу бүлегеннән  сабыйны урлаганнан соң җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр журналистларга 25 июль көнне РФ Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2020 елның 25 июлендә төнлә Саль районы үзәк хастаханәсенең бала табу бүлеге палатасыннан төнге сәгать өчтә  ачыкланмаган зат тарафыннан яңа туган ир — ат җенесеннән бала урланган», — дип хәбәр иттеләр СКда.

РФ Җинаять кодексының 126нчы маддәсенең 2нче өлеше («кеше урлау») буенча эш кузгатылган.

Шулай ук Ростов өлкәсе прокуратурасы тарафыннан тикшерү оештырылды.

Чыганак: ТАСС

Бәйле