Чаллы-Зәй юлында һәлакәт: берәү кинәт тормозга баса, арттагы машина бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп китә

Татарстанда автомобиль белән идарә итүче хатын-кыз башка машина белән бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп киткән. 

 

Чаллы-Зәһ юлында һәлакәт

 

Аның сүзләренчә, һәлакәт 25 июль 14.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Зәй юлында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “РЕНО” җиңел машинасы белән идарә итүче хатын-кыз кинәт тормозга баскан машинага бәрелмәс өчен юл кырыена төшеп киткән.

Алдан хатын-кыз машина эчендә кысылып калган дигән сүз булган иде. Әмма урында ачыкланганча, хатын-кыз белән барысы да тәртиптә. Ә машина җитди зыян күргән.

 

Чыганак: татар-информ сайты

Бәйле