Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы булачак

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда киләсе атна башында һава торышы турында сөйләде.

26 июль кичендә, төнлә һәм көндез 27 июльдә республика территориясендә урыны белән  җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, 26 июль кичендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Дүшәмбе, 27 июльдә, төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градус булачак, көндез 21-26 градуска кадәр җылылачак.

Сишәмбе, 28 июльдә,  алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчле җил.

Чәршәмбе, 29 июльдә, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле