Телефон камерасы аша Covid-19 вирусын ачыклап булачак?!

-- Лейла

АКШта шундый мини-прибор ясаганнар, ул тиз арада пациентта коронавирус инфекциясе барлыгын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта MedicalXpress порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эшләнмә авторлары — Колумбия округындагы Джордж Вашингтон университетыннан тикшеренүчеләр төркеме.

Уйлап табуның нигезендә газның төрле төрләренә реакция ясый торган инде гамәлдә булган җайланма ята. Ул калынлыгы бер тотам чәчтән артмаган алтын катламы белән капланган үткәргечләрдән гыйбарәт.

Университетта хәбәр итүләренчә, пандемия вакытында галимнәр бу приборны башка ысул белән дә кулланырга мөмкин дигән фикергә килгән. 50 мең доллар күләмендә грант алганнан соң, алар кешедә Covid-19 булуын яки булмавын ачыклый алырлык җайланма эшләүгә керешкән.

Тикшеренүчеләр шулай ук җайланманың ничек эшләве турында да сөйләде. «Приборның өслегенә инфекция тәэсир итәрлек реагент сылыйлар. Вирус булса, индикаторның төсе үзгәрә, аннан аны телефон камералары ярдәмендә ачыклап була», диелгән хәбәрдә.

Галимнәр фикеренчә, киләчәктә алар уйлап тапкан җайланма коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең зур мәгълүмат базасын булдырырга ярдәм итәчәк. Мәгълүматны болытлы саклагычлар аша тулыландырырга мөмкин булачак.

Чыганак: ТИ

Бәйле