Фаҗига: ир һәм аның улы елгада батып үлгән

-- Лейла

Тикшерү органнары 13 яшьлек улы белән ир Вологда өлкәсенең Великоустюг районында елгада батып үлгәч, җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, якшәмбе көнне 47 яшьлек ир улы, хатыны һәм туганы белән Пайкино авылында дачада ял иткән. 19 сәгатьләр тирәсендә гаилә башлыгы су коенырга китә, ә улы Стрига елгасы ярында кала.

«Батып үлгән ир-ат һәм яшүсмернең гәүдәләре су коену урынында табыла. Тикшерүчеләр һәлакәт урынында эшлиләр. Һәлак булучыларның тән җәрәхәтләре табылмады. Ике кешенең дә үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы үткәрү билгеләнгән», — диелә хәбәрдә.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле