Өч яшьлек кырымтатар малае фаҗигасе бар Кырымны берләштерде

-- Лейла

Кырымда 3 яшьлек Муса Сулеймановның югалуы һәм үле килеш табылуы 2014 елдан бирле күрелмәгән берләшүгә китерде.

Кырымда җомга кичендә югалган һәм якшәмбе үле килеш табылган 3 яшьлек Муса Сулеймановны дүшәмбе җирлиләр. Аның мәете өй янында казылган чокырда табылды. Җомга киченнән үк бу хәлне социаль челтәрләр зур игътибар белән күзәтеп барды, хәзер дә күпләр җавап табу авыр булган сорауларны таләпчән рәвештә куя. Эзләү эшләрендә катнашканнар һәм журналистлар бу хәлнең ярымутрауда бик күп кешеләрне берләштерүенә игътибар итә. 2014 елда Кырым аннексияләнгәннән бирле анда мондый күп кешенең җыелуы кискен тыелып килә.

Мамак авылындагы йорт
Мамак авылындагы йорт

Һәлак булган малайның гаиләсе гадәти кырымтатар самострое булган авылда яши. Мамак (Строгановка) авылында тиешенчә төзелеп бетмәгән йортлар да шактый. Сулеймановлар гаиләсенең ихатасы койма белән әйләндереп алынмаган, шуңа күрә башта күпләр малайның урланган булуын фаразлады. Йортта өч бала үсә һәм олы яшьтәге кайната белән кайнана яши. Олырак балаларга Мусаны карап торырга кушкан булганнар. 6 яшьлек апасы өйгә кереп кул юып чыккан арада малай юкка чыккан.

Муса Сулейманов
Муса Сулейманов

Бу хәбәр берничә сәгать эчендә социаль челтәрләр аша бөтен Кырымга таралды. Координаторлар әйтүенчә, эзләүнең беренче көнендә һәм төнендә анда 8 меңләп волонтер катнашкан.

Кырымдагы Русия прокуратурасы кече яшьтәге баланы үтерү турында җинаять эше ачкан.

Сәяси тоткын булган мөселманнарның «Ата-аналар теләктәшлеге» исемле төркемгә берләшкән туганнары Мусаның туганнарының һәм бөтен кырымтатарларның кайгысын уртаклашуын белдерде.

Бу фаҗига Кырымда да, читтә дә бик күпләрне берләштерде. Малайның әтисе Руслан Сулейманов Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы әгъзасы булуда шикләнелеп 2019 елда кулга алынган иде. Соцчелтәрләрдә язуларынча, блогерлар стримы аша ул да үз улын эзләүләрен күзәтеп барган.

«Мин аның хәзерге кичерешләрен күз алдына да китерә алмыйм. Ике көн эчендә бу малай безнең дә туганыбызга әверелде», — дип сөйләгәнжурналист Наджие Феми «Idel.Реалии»га. — Бу хәл кешегә зур кайгы килгәндә кырымтатарларның берләшә алуын күрсәтте. Бу көннәрдә кечкенә Муса төрле сәяси һәм иҗтимагый төркемнәрне, хәтта дошманнарны да берләштерде, барысының да бу гаиләгә ярдәм итәселәре килде. Эзләү эшләрендә катнашу өчен башка милләтләр вәкилләре дә килде. Фонарьлар, кирәкле җиһазлар җитмәгәндә акча җыю оештырылды һәм берничә сәгать эчендә кирәк кадәр акча җыелды. Анда ашарга пешерү дә оештырылды. Болар барысы да волонтерлар көче һәм акча бирүчеләр ярдәме белән эшләнде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле анда кырымтатарлар эзәрлекләнеп килә. Кырымтатар активистларының өйләрендә тентүләр һәм кулга алулар даими булып тора. Репрессия чараларының да күпчелеге кырымтатарларга туры килә. Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерүенчә, 2015 елдан бирле ярымутрауда нигезсез гаепләнгән 63 кешенең күпчелеге кырымтатарлар. Кырымтатар мәҗлесе рәисе һәм Украина Югары радасы депутаты Рефат Чубаровка киңкүләм чуалышлар оештыру гаепләве белән җинаять эше ачылган.

Әтиләрен яки ирләрен Русия куәт хезмәткәрләре алып киткән гаиләләргә активистлар болай да ярдәм итеп килә. Әмма югалган малайны эзләүне барысы да киңкүләмле чара дип атый.

Эзләүдә катнашучылар саннар белән билгеләнде
Эзләүдә катнашучылар саннар белән билгеләнде

— 2014 елдан соң кырымтатарлар сәяси сәбәпләр белән гаепләүләр, мәхкәмәләр вакытында күп тапкыр берләште. Әйе, кырымтатарлар бөтен нәрсәгә шунда ук реакция күрсәтә. Бәлагә урыс кешесе тарыса да, кырымтатар булса да, безнең ир-атлар килеп булышалар. Әмма бу юлы Мусаны эзләү чыннан да бик киңкүләмле булды. Бу, минемчә, баланың әтисе сәяси тоткын булу һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының, блогерларның эшчәнлеге белән аңлатыла, һәркем бу турыда мәгълүматны таратуда булышырга тырышты. Шуны игътибарга алырга кирәк, эзләүдә күп кенә урыслар, украиннар, әрмәннәр һәм башкалар да катнашты. Моны карашларга һәм милләткә бәйле булмаган берләшү дип атарга була дигән “Idel.Реалии»га Кырымда яшәүче тарихчы Эльвира Кемал.

Ул да, бу хәлләрне күзәтеп барган башкалар да, малайның әтисе иректә булса, мондый фаҗига булыр идеме дигән сорау куя.

— Әгәр аны утыртмаган булсалар. Әниләре бит авыру кайната белән кайнананы да, балаларны да үзе генә карарга мәҗбүр. Әле аларны тәэмин итәсе дә бар. Гаиләдә ир булмаганда бик авыр, ди ул.

Ике атна элек Кырымда яшәүче Фатма Исмаилова Азатлыкка интервью биргән иде. Русия куәт хезмәткәрләре аның ирен, әтисен һәм бертуганын алып киткән.

— Иремне хаҗга барып кайткач, ике атнадан соң куәт хезмәткәрләре килеп алып китте. Өч балам белән үзем калдым. Әти-әнием килеп булыша башлаган иде, ләкин 2019 елның июнь аенда 60 яшьлек әтиемне, абыем Ризаны да алып киттеләр. Аларның барысын да террорчылык, экстремизм маддәләре нигезендә гаеплиләр, диде ул.

Аннексиянең алты еллыгы алдыннан, февраль аенда Рефат Чубаров, Кырымга һәм безнең халкыбызга барлык бәла-каза Мәскәүдән килә, дип белдерде.

Бәйсез журналистлар 3 яшьлек Мусаның үлемен тикшерүне таләп итә.

Кырымда активистлар «Безнең балалар» исемле оешма төзегән иде. Ул аталары сәяси тоткын булган 170тән артык балага ярдәм итеп килә.

«Безнең балалар» инде 170 булды. Әйтерсең лә Кырымда сугыш бара — аталары исән булган ятим балалар саны хәзер шул кадәр. Кулга алынганнарның дини яки сәяси карашлары белән килешү-килешмәвебез мөһим түгел. Соңгы арада еш кына «сакаллы» дип атала башлаган кешеләрне ярату-яратмавыбыз мөһим түгел. Аларның балалары бернинди дә фирка, бүлекчә яки берләшмә әгъзасы түгел. Алар — бары тик бала гына! Кырымтатар балалары! Аларның барысына да ярдәм кирәк! Хәзер аларны куркуга төшкән аналарыннан башка кайгыртыр кеше юк!», дип яза активистлар оешманың Facebook битендә.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле