1 августтан кайда очып булачак?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

 3 августтан кызу Казаннан кызу Төркиягә чартер рейслар ачыла.

Очышлар атнаның алты көнендә башкарылачак: Анталия, Фетхия һәм Мармариска. Әмма Анталиягә бераз соңрак — 9 августтан гына очу мөмкинлеге булачак.

Очыш алдыннан, коронавируска тест үтү мәҗбүри түгел, әмма самолетларда пассажирлардан анкета тутырта торган булачаклар. Анда шәхси мәгълүмат, кресло номеры, ял вакытында торачак урынны һәм сәламәтлек дәрәҗәсен билгеләргә кирәк булачак. Самолеттан төшкәнче температура үлчәү дә карала.

Туроператорлар хәбәр иткәнчә, әгәр дә ялда көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, турагентлык һәрбер очракны аерым карап, компенсация соравын чишәчәк.

Төркиядән кала, Русия аэропортларыннан Бөек Британия һәм Танзаниягә дә очып булачак.

 

Чыганак: РБК сайты⠀
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий