Юравы юш килә: Гөлсирин Абдуллина Азат Абитовны кемгә охшатып эзләгән?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Гөлсирин Абдуллина үзенең 14-15 яшьлек вакытта булачак ирен нинди итеп күз алдына китергәнлеге турында әйтте. Юраганнары чынга ашкан.

  • Күптән түгел генә Пермь якларында апаларда кунакта булдык, Азатның ул якларга беренче кайтуы.
    Һәм туганнар бн җыелышкач иң кызыклы хәтирәләр, вакыйгалар искә төшеп китә бит инде. ⠀
    Апалар сөйли: «Рүзилә (Әниенең сеңлесе) кияүгә чыкканда туена кайткач,
    Гөлсирингә 14-15 яшьләр иде ахры. «Минем ирем Җизни кебек озын буйлы, акыллы, тәртипле, чибәр, карарак тәнле була, — дип сөйләгән идең» дип. Мин сүземдә торганмын икән. Нигә шулай Җизни кебек диеп әйткәнмендер инде … Яратуым көчле булган ахры шул вакытта, Бердән — бер җизнием бит ул — дип язган Гөлсирин Инстаграм битендә.

 

Чыганак: Гөлсирин Абдуллинаның Инстаграмы

 

Бәйле