1 ай элек армиядан кайткан 22 яшьлек егетнең гомере өзелә…

-- kadria

«Ватан» ширкәте басуында фаҗига була. Сенаж ташучы ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә бәрелешә. 1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә.

КамАЗ шоферлары, яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан. Фаҗига урынында һәлак булган егетне бүген өйләдән соң җир куенына иңдерделәр. Аның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, дип яза Арск-Информ.

 

Чыганак: Шәһри Казан сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий