Үзбәкстаннан бер хәзрәт: «Көн дә Илсөя өчен дога кылам»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдәге шәхси битләрен җентекләп, язылучыларның комментарийләренә җавап биреп баручы артистларның берсе. Чираттагы постын да җырчы үзенә килгән теләкләр, хатларга багышлап, рәхмәтләрен белдереп язды. 

«Кайвакыт шундый ихлас теләкләр теләгән коментлар була…рәхәәәәт булып китә күңелгә! Көне буе рәхмәт укып йөрим! Күптән түгел Үзбәкстаннан бер хәзрәт: «Көн дә Илсөя өчен дога кылам. Сәлам җиткерегез» — дип язды. Сабада да, Әлмәттә дә, Түбән Камада да, Казанда да, Башкортостанда да бар андый, миңа багышлап дога кылучы кешеләр, беләм! Алланың рәхмәте яусын сезгә! Мине гомерләрендә бер тапкыр да күрмәгән кешеләр дә бар араларында!

Әби әйтә иде: «Сиңа дога кылучы кешеләр булганда, тормышың матур барыр! Изгелек эшләргә тырыш… Татлы сүзеңне җәлләмә, тапканың белән җүлеш! Бер чыкса — ике керер! Закуны шул!» — дия иде.»

 

View this post on Instagram

Кайвакыт шундый ихлас телэклэр телэгэн коментлар була…рэхээээт булып китэ кунелгэ! Коне буе рэхмэт укып йорим! Куптэн тугел Узбэкстаннан бер хэзрэт : " Кондэ Илсоя очен дога кылам. Сэлэм житкерегез. " ,-дип язды. Сабада да, Элмэттэ дэ, Тубэн Камада да , Казанда да , Башкортостанда да бар андый, мина багышлап дога кылучы кешелэр, белэм! Алланын рэхмэте яусын сезгэ! Мине гомерлэрендэ бер тапкыр да курмэгэн кешелэр дэ бар араларында! 🙏🙏🙏 Эби эйтэ иде: " Сина дога кылучы кешелэр булганда , тормышын матур барыр! Изгелек эшлэргэ тырыш… Татлы сузенне жэллэмэ, тапканын белэн булеш! Бер чыкса- ике керер! Закуны шул! ",- дия иде. #иб #ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова# #татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#татарстан#башкортостан#казан#казань

A post shared by Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova) on

 

 

 

Чыганак: Илсөя Бәдретдинованың Инстаграмы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий