Кама Тамагы белән «Зәңгәр күл» финалистлар арасында! Бөтенроссия экотуризмны үстерү буенча конкурс ничек уза?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстаннан ике проект Россия туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты. Бу Кама Тамагы һәм Биектаудагы «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигый тыюлыгы.

Чарада катнашу өчен Русиянеңт 68 төбәгеннән 115 гариза бирелгән булган. Татарстан – максималь санда командаларны игълан иткән катнашучыларның берсе.

Тиздән бәйгенең икенче этабы да башланып китәчәк. Анда финалист-командалар экспертлар ярдәмендә табигый урында кластер булдыру мастер-планын төзиячәкләр.

Бәйгенең турыдан-туры 10 җиңүчесенең исеме 16 октябрьдә билгеләнәчәк.

Чыганак: Парки Татарстана Инстаграмы

Бәйле