Кырым юлында коточкыч юл һәлакәте, ял итәргә баручу 9 кеше үлә [фото]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

31 июль иртәнге сәгать 5тә Белогорсктан Симферопольга баручы Mercedes-Benz Sprinter микроавтобусы  йөк машинасы белән бәрелешә.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, маршруткада 15 кеше була. Шуларның 8се урында ук һәлак була һәм 7 кеше зыян күреп, хастәханәгә озатыла, берсе хастаханәдә үлә. «Интерфакс»хәбәр иткәнчә, маршрутка йөртүче руль артында йокыга китә. «Шофер аек була, ләкин ул бик аз йоклады. Эш һәм ял режимын үтәмәде»  — дип тә әйтә шаһит.

Зыян күрүчеләр арасында ике бала да хастәханәгә салына.

 

Чыганак: Бизнес Online сайты

Бәйле