«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды. Өченче этапка кем үтәр?

-- kadria
// Татар Тудей // Татар Бүген //

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан иткән иде. 26 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде: барысы 100дән артык гариза килде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.

2 составта эшләүче жюри: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар) икенче турга 24 җыр сайлап алды.

Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк. Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. 17 августында икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.

Чыганак: Шаян ТВ Сайты

Бәйле