Фаҗига: 8 яшьлек бала сериалдагы вакыйганы кабатларга теләп үлә

-- Лейла

Рязаньның  сәнгать мәктәбе директорының гаиләсенә котычкыч хәсрәт килә.  Музыкантның  8 яшьлек улы фаҗигале төстә вафат була. Малай комедия сериалында бау белән эпизодны карагач, үз-үзен үтергән. Тикшерү комитеты тикшерү эшен башлады.

Иван Васильевичны Михайловкада (Рязаньнан 70 чакрым ераклыкта кечкенә шәһәрчек) барлык җирле халык та диярлек белә. Ул җирле сәнгать мәктәбен җитәкли. Артист, шоумен, бәйрәм чараларын алып баручы. Һәрвакыт күңелле, мөлаем, иҗади, — дип тасвирлый ирне танышлары.

28 июльдә Иван Васильевичның зур гаиләсе телевизордан «Кухня»сериалын карый. Ул көнне биш ел элек төшерелгән серияне кабатлыйлар. Эпизод сценарие буенча Макс кызы Вика белән бәхәсләшә. Һәм Вика кавалерны гафу итсен өчен, үз-үзен үтергән булып  «шаярырга»  карар кыла.

8 яшьлек бала бу кадрларны инструкция буларак кабул итә…

  • Барлык балалар да шундый иҗади, — дип сөйләделәр җирле хакимияттә. — Үлгән малай гармунда уйнады.

Егеткә ата-ана назы һәм җылысы җитмәгән дип әйтеп буламы?

-Балаларның әнисе, Виктория, хуҗабикә. Ул, безнең карашка, барлык балаларга да зур игътибар бирде. Ул балалары дип кенә  яши. Бөтен гаилә матәмдә.

Малайны 30 июльдә җирле зиратта җирләделәр.

Чыганак: МК

 

Бәйле