Чаллыда такси артка чигенгәндә ике яшьлек баланы…

-- kadria

Чаллыда такси йөртүче артка чигенгәндә ике яшьлек баланы бәрдергән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә Автозавод проспектында, 59а йорты каршында, 42 яшьлек таксист «Лада Гранта»да артка чигенеп урыныннан кузгалганда маневрның куркынычсызлыгына инанмаган.
Нәтиҗәдә, әнисе белән бергә юлның машиналар йөри торган өлешендә булган ике яшьлек кыз баланы бәрдергән. Җәрәхәтләнгән кыз Кама балалар медицина үзәгенә китерелгән.

 

Бәйле