Сәләмәт булыйм дисәң нишләргә кирәк? [халык киңәшләре]

-- kadria

1)Йокың начар булса, башың авыртса – ике кисәк кәбестә аша.
2)Ир-ат олыгайган саен, суганны күбрәк ашасын.
3)Томау төшсә, йөткерү башланса, баш
авыртса – суган белән бал аша.
4)Артроз һәм аякларны көзән җыеру – киез итектән курка. Эченә борчак салып та йөрсәң, тагын да шәп!
5)Тукланганнан соң бер кисәк сыр чәйнәп куй – теш ләрең сәламәт булыр.
6)Аягыңда гөмбә авыруы булса – үлән өстендә яланаяк йөр.
7)Алма аша – ул холестеринны куа.
8)Кишер сабагын чәй итеп эч – геморройдан котылырсың.
9)Йөткерсәң – каен суы белән сөт катнашмасын эч.
10)Сынган урыннар тизрәк төзәлсен дисәң – йомырка кабыгы аша.
11)Аяк табанын лимон белән ышкы – эчеңә авыру кермәс.
12)Ашар алдыннан су эч – озак картаймассың.
13)Сәламәт буласың килсә – умарта көт, ә табибларны түгел.
14)Хәрәкәттә – бәрәкәт! Вәт булырсың сәламәт!

 

Чыганак: Якыннарым группасы

Бәйле