Буада пычрак су чокырында ике ир-ат аңын югалта, МЧС килә [фото]

-- kadria
// Татар Тудей // Татар Бүген //

1 август сәгать 10.17дә 112 бердәм номерына республиканың Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтып, чак кына үлемнән калганнары хакында хәбәр килгән.  Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча, чокырга иң элек бер кеше төшкән һәм шунда ук аңын югалткан. Аңа икенче ир-ат ярдәмгә ашыккан, әмма анысы да һуштан язган. Шул тирәдән узып барган өченче ир-ат аларның икесен дә өскә чыгарган. Коткаручылар һәм табибларны да ул чакырткан.

 

 

Чыганак: Татар Информ сайты

Бәйле