Казанда ВДВ көне тантаналы рәвештә Җиңү мемориалы янында башланып китте [фото]

-- kadria
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Бүген Казанда Горький пакында Җиңү мемориалы янында тантаналы чара узды. Быел һава-десант гаскәрләре оешуга 89 ел!

Гомумән алганда, чара башлануга мемориал каршындагы мәйданда берничә йөз десантчы җыелган. Митингны Татарстан Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов ачты.

-Хәрби-десантчылар һәм ВДВ ветераннары, һава-десант гаскәрләре оешуга 89 ел тулу уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап, шулай ук тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашып, десантчылар һәрвакыт кыюлык, бик яхшы хәрби әзерлек һәм теләсә нинди хәлләрдә нәтиҗәле эш итә белү сәләтен күрсәттеләр, — дип котлады ул җыелучыларны.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше ахырында десант-ветераннар һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Җиңү мемориалына чәчәкләр салдылар.

 

Чыганак: Татар Информ сайты

Бәйле