Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр арасында …

//Татар Тудей// Татар Бүген//

2 август Яр Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр арасында кранда эшләүче 61 һәм 49 яшьлек ир белән хатын-кыз. 

 

Чаллыда ике кран ава

2 август төнлә Яр Чаллының «ТЭМПО» холдинг компаниясендә ике кран бәрелешү нәтиҗәсендә җиргә ава. Авария вакытында кранда эшләүче ир белән хатын-кыз зыян күрә. Аларны Чаллының хастәханәсенә озаталар. Беренчел мәгълүмат буенча, умырткалыклары зур зыян күрә.

Авария урынында шәһәрнең барлык оператив органнары эшли. Бүгенге көндә Татарстан Тикшерү идарәсендә төзелеш эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклап,  җинаять эше кузгатылган.

 

Чыганак: Комсомольская Правда сайты

Бәйле