Яңа уку елында балалар мәктәпкә бара алырмы?

-- Лейла

– Әлегә Татарстанда уку елын вакытында башларга ният бар. Барлык мәсьәләләр дә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Республикада вазгыять тотрыклы. Авыруның атналык үсеш темпы 0,6, көнлек үсеш темпы – 0,5 процентны тәшкил итә. Вазгыять 1 сентябрьдә укуны башларга мөмкинлек бирә, – диде Любовь Авдонина. Белем йортлары укучылары өчен элеккечә ишекләрен ачса, биредә мәҗбүри санитар таләпләр гамәлгә керәчәк.

– Мәктәпләрдә дозаторлы антисептик, сыйныф бүлмәләрендә бактерицид нурландыргычлар (облучатель), термометрия уздыру мөмкинлеге булырга тиеш. Безнең август дәвамында яңа уку сезонына әзерләнергә вакытыбыз бар, һәм карар эпидситуациядән чыгып кабул ителәчәк», — дип өстәде спикер.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий