Казан янында 4 йорт яна: зыян күрүчеләр бар

-- Лейла

Казан янындагы ял базасында йортлар янган, бер хатын-кызның тәне пешкән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтыда Лаеш районындагы «Хезмәт ветераннары — 9» дача ширкәтенең Зеленый Бор ял базасында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Кичке җидедә янгын сүндерелгән.

 Янгында 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аның җилкәсе һәм табаны пешкән.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле