Казанлылар һава торышы турында: боз яуды, җил күтәрелде [видео]

6 августта якынча 18.35 сәгатьтә Татарстан башкаласында һава торышы кискен начарланды: җил көчәйде, урыны белән яңгыр явып китте.

Кадрларда боз һәм яңгыр явуы күренә. 10 минуттан соң шәһәр үзәге су белән тулган.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 7 августта Татарстан буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич белән урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура төнлә +14..+19°, көндез +25..+30°, республиканың көнчыгыш районнарында эссе һава торышы +33°ка кадәр саклана.

 

Чыганак: TATPRESSA.RU

Бәйле