Кырымдагы алты яшьлек кызның үлемендә кемне гаеплиләр?

-- Лейла

Кырымда үтерелгән алты яшьлек кызның әтисенә карата баланы куркыныч астына калдыру турындагы җинаять эше судка җибәрелгән. Баланың әтисе үз гаебен таныган, дип хәбәр иттеләр журналистларга  Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Алты яшьлек кыз 31 майда югалган, әтисе аны балыкка алган була. Икенче көнне аның гәүдәсен Төньяк-Кырым каналында табып алалар. Тикшерү мәгълүматлары буенча, дуслары белән алкоголь эчкәннән соң, әтисе канал ярында үзенең иптәше белән кызын җибәргән. Кызның әтисен баланы куркыныч астында калдыруда шикләнеп тоткарлыйлар, ә аның иптәшен үтерүдә һәм баланы көчләүдә гаеплиләр.

Чыганак: ТАСС

Бәйле