Әнвәр Нургалиев: «Әти бераз биреште» [видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграм битенә әтисенең елап җырлаганын видеога төшереп салган. 

«Әтине йортыбызга алып кайттым.
Әти бераз биреште. Без ир-атлар шәп чагыбызда гына күкрәк киереп йөрибез шул. Яныбызда яраткан кеше булмаса, шунда ук ятимгә әйләнәбез .Әтиемнең чәй эчеп утырган җиреннән куңеле тулып китте, узе җырлый, кузенлә яшь тамчылары ялтырый. 60 ел бер-берсенә терәк булып мәхәббәттә яшәделәр», — дип яза җырчы.

«И, бабай, сагына инде. Түземлелек кенә телисе килә. Матур җырлый, моңлы тавышлы. Молодец, озын-озак еллар, тазалык телибез!!»

«Дөрес эшләгәнсең, Әнвәр! Әтиеңне олыласаң,үзеңне Аллаһы Тәгалә олылар! Күңелен күрергә күп кирәкми бит! Кайнар аш, тәмле сүз, якты чырай бик җитә!» — дип язалар инстачылар.

Чыганак: Әнвәр Нургалиевның инстаграмыннан

 

Бәйле