Татарстанда очраклы узып баручы пенсионерны мошенниклардан коткара

-- Лейла

Татарстанда очраклы үтеп баручы Яр Чаллының 90 яшьлек кешесенә мошенниклар корбаны булудан коткарып каган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, төнлә пенсионерның фатирында телефон шалтыраган. Таныш булмаган ир-ат үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган, бабайның улы җитди юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын, билгеле бер счетка 200 мең сум акча күчерергә кирәк булуын хәбәр итә.

Пенсионер аның нибары 100 мең сум акча туплануы хакында хәбәр итә, һәм аның әңгәмәдәше бу суммага риза була һәм шунда ук банкоматка  баруны таләп итә. Монда мошенник телефон аша пенсионерга нинди кнопкаларга басу турында күрсәтмәләр бирүен дәвам итә, тик  берни дә килеп чыкмый. Ул  аны берәрсен акча күчерүдә ярдәм сорарга куша.

Таныш булмаган егет трубкада тавышын тыңлап, мошенникларның сөйләшүен өзеп, пенсионерга полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әлеге факт буенча   җинаять эше кузгатылган.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

 

Бәйле