Татарстан мөфтие Әлмәттә узган Россиякүләм триатлон ярышларында катнашты

-- Лейла

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 18-нче көнендә (8-нче августта), Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартлары узды.

Бөтенроссия ярышларында шәрәфле катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул йөзү буенча, шулай ук шәһәр буенча вело- һәм йөгерү этабы сынауларын уңышлы үтеп, финишка килде.

Финишта Татарстан мөселманнары башлыгын хәзрәтләр — республикабызның Көньяк-Көнчыгыш төбәге имам-мөхтәсибләреннән торган җанатарлар төркеме каршы алды.

Камил хәзрәт өчен триатлонда катнашу беренче спорт тәҗрибәсе иде һәм бу аның атлетика өлкәсендәге казанышлары җыелмасын тулыландырды. Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. Узган атнада, 2 августта, ул Казанда «ЗаБег.РФ» синхрон дистанцион йөгерүдә уңышлы чыгыш ясап финишка килде. 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Ночная Казань – 2019» йөгерешендә катнашты.

Чыганак: dumrt.ru

Бәйле