Элвин Грей Виллиның лейблдан куылуы турында хәбәр итә: «Кайбер кешеләрнең чын йөзен күрдек» [видео]

-- Лейла
//Татар Тудей// Татар Бүген//

9 август җырчы Элвин Грей Инстаграм битендә Вилли/Вилдан Шәмсетдиновның лейблдан куылуы турында хәбәр итте.

«Мин һәм минем команда кайбер кешеләрнең чын йөзен күрде. Без берничә көн элек инстаграм челтәрендә сәер видео пәйда булуга гаҗәпләндек. Вилдан Шәмсетдинов үзен проекттан азат кеше дип атады.

«Элвин Грей» Лейблы исеменнән рәсми рәвештә белдерәм:
-Вилданга җырларын башкару тыела;
-Ул барлык ротацияләрдән төшерелә;
-Псевдоним һәм исемнәре аныкы булып исәпләнми»- дип белдерә Радик Юльякшин үзенең инстаграмында.

https://www.instagram.com/p/CDrKiT8JC4e/?igshid=1ag0nawhdfrpc

Әлеге артистны чарага чакыру закон бозу булып саналуы һәм җәза биреләчәге турында да белдерә җырчы (һәр чыгыш өчен 5 000 000 сумга кадәр).

 

 

Чыганак: Элвин Грейның инстаграм бите

Бәйле